Кировская сельская библиотека - филиал № 15

Табышмаклар-халкым мирасы" дип исемләнгән табышмаклар кичәсе

2022 нче ел Россиядә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Бу уңайдан 11нче февраль көнне Киров авыл китапханәсендә "Табышмаклар-халкым мирасы" дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үтте. Балалар белән халык авыз иҗаты, табышмаклар турында сөйләштек. Берсеннән-берсе матур табышмаклар әйтештек.