Кировская сельская библиотека - филиал № 15

"Интернет - дусмы, дошманмы?" исеме астында мәгълүмати сәгать

8нче февраль көнне Киров авыл китапханәсендә "Интернет - дусмы, дошманмы?" исеме астында мәгълүмат сәгате үтте. Әлеге чара "Куркынычсыз интернет" атналыгына багышланган иде. Балалар интернет, аның кеше тормышында тоткан урыны, уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Махсус әзерләнгән презентация карадылар.