Кировская сельская библиотека - филиал № 15

“Тәрбия гаиләдән башлана”

Халыкара Гаилә көнендә “Тәрбия гаиләдән башлана” дигән кичә үткәрдек. Анда авылыбызның үрнәк галәләре һәм  тәрбиягә бала алган гаилә катнашты. Бәйрәм барышында килгән гаиләләр төрле уеннарда, конкурсларда катнашты, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Кичә чәй табыны артында, бик җанлы кызыклы әңгәмә белән дәвам итте.