Кировская сельская библиотека - филиал № 15

“Карга боткасы-халкым йоласы”

30 апрельдә Киров авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Карга боткасы-халкым йоласы” исеме астында бәйрәм үткәрде. Балалар белән әлеге бәйрәмнең тарихы, туган якларыбызга әйләнеп кайтучы кошлар турында әңгәмә корылды. Төрле кызыклы уеннар уйналды, шигырьләр укылды. Соңыннан балалар күчтәнәчләр белән сыйланды.