Кировская сельская библиотека - филиал № 15

“Тукай яши һәрбер буында”

Апрель ае һәр елдагыча Тукай айлыгы буларак үтә. 26 апрель көнне Киров китапханәсе, мәктәп белән берлектә “Тукай яши һәрбер буында” дип аталган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тагын бер кат искә төшерделәр. Әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштерделәр.