“Саумы, Нәүрүз – язгы Сабантуй”
Киров авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп белән берлектә “Саумы, Нәүрүз – язгы Сабантуй” дип аталган бәйрәм чарасы үткәрде. Әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды. Яз, табигать турында шигырьләр укылды. Җырлар җырланды. Учак ягып, ботка пешерелде. Кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйналды.