Кировская сельская библиотека - филиал № 15

“Ак читек”

9-10 сыйныф укучылары белән А.Әхмәтгалиеваның “Ак читек” әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрдек. Әлеге конференциядә әсәргә анализ ясалды, сорауларга җаваплар алынды. Чарада әсәрнең прототиплары да катнашу укучылар күңелендә тирән эз калдырды. Конференция барышында алдан әзерләнгән презентация һәм китап күргәзмәсе дә кулланылды.