“Көлдерәдер, елатадыр Театр”
2019 ел Россиядә Театр елы буларак билгеле. Бу уңайдан китапханәдә “Көлдерәдер, елатадыр Театр” дип исемләнгән презентацияләр кичәсе узды. Әлеге кичә укучылар күңелендә якты эз калдырды. Анда 8-10 сыйныф укучылары катнашты.