Кировская сельская библиотека - филиал № 15

“Каләмне корал итеп”

Киров авыл китапханәсендә февраль аенда “Каләмне корал итеп” дип исемләнгән Җәлил укулары үткәрелде. Аның өчен махсус китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге чарада 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар батыр шагыйрьнең иҗатына күзәтү ясадылар. Аның үлмәс шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар.