Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

“Ак чабата, ак оек...” Чабатага мәдхия һәм мәрсия. Йола- уен кичәсе

“Чабаталы Россия” дигән сүзләр тарихка юкка гына кереп калмаган. Шуны дә әйтергә кирәк, татар кешесе чабатаны өнәп бетермәгән. Чыннан да, безнең борынгы бабаларыбыз күн итек һәм чарык кебек күн аяк киемнәреннән йөргәннәр. Ләкин заманнар үтеп, Мәскәү кул астына төшкәннән соң, татар да чабата үрергә өйрәнгән, авыл халкының төп аяк киеме чабата булган бит. Җылыда да, салкында да, уенга да, эшкә дә, бәйрәм вакытында да чабата кигәннәр. Кичә барышында Н.Исәнбәт, Х. Сарьян, Ә.Атнабаев, Х.Туфанның чабатага бәйле әсәрләрен тыңладык. Чабата аяк киеме генә түгел, төрле әйтемнәрдә, юрамышларда, такмакларда, җырларда да чагылыш таба. Өлкән буын апаларыбыз чабаталы авыл тарихы белән таныштырдылар, чабатаны чолгау белән бәйләп, киеп күрсәттеләр. Әлеге кичә авыл кешеләренең үткәне, тарихы, татар халык авыз иҗатын өйрәнү максатыннан,  2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм йолалар елына багышлап үткәрелде.