Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

«Яздым бәет- итмә гаеп»

Татар халык авыз иҗатында бәетләр аерым урын алып тора. Бәетләрдә халык хакыйкате, авыл тормышының чынбарлыгы тасвирлана. Без туган төбәгебезнең авыз иҗаты жанрларыннан берсе — бәет хэм алар турында безнең көннәрдә иҗат ителгәннәрен барладык . Төрле яшьтәге һәм төрле урыннарда эшләүче якташларыбыз тарафыннан иҗат ителгән бәетләрне язып алдык һәм  авылның ак әбиләре белән 1 март көнне шул темага кичә үткәрдек. Бу әсәрләр ярдәмендә авыл халкының тормышы, үткәне белән таныштык.  Шунысы куандыра: авылның гап — гади кешеләре шигъри җанлы һәм бай рухи дөньялы булып яшәүләрен дәвам итәләр. Бәет жанрының уңай традицияләре төбәгебез тарихында да уңышлы дәвам итә.