Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

Гаиләм ядкаре — намазлык.

Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан 17 март көнне «Хуҗабикә» интереслар клубы хатын -кызлары белән дини чара үткәрелде. Һәр мөселман булган кеше 5 вакыт намаз укып, Аллаһыга гыйбадәт кылырга, шөкер итә белергә тиеш. Шунлыктан халкыбыз үзенең бөтен осталыгын, күңелен куеп намазлыклар булдырган.Хатын- кызларыбыз бик борынгы кадерле ядкар булып сакланучы намазлыклар алып килгән иде. Чара барышында намазлыкларның барлыкка килү тарихы, чигелеше белән таныштык, бүгенге көндәге намазлыклар, аларның роле, әһәмияте турында фикер алыштык., шул темага багышланган шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдык., китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Әлеге чара тәрбияви мәгънәгә ия. Борынгы йолаларыбызны саклау, киләчәк буынга җиткерүне максат итеп куйдык.