Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

Капка төбе укулары.

Капка төбе укулары.
Көндез тормыш мәшәкатьләре ардыргач, күрше - күлән кичен ял итеп утырыр өчен бер капрка төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыклар сөйләшәләр. Әүвәл капка төбендә ничек кич утырганнарын искә төшерәсе килеп без дә капка төбенә утырмага җыелдык. М. Мәһдиевнең "Капка төбе фәлсәфәсе" хикәясен кычкырып укыдык, яңа китаплар белән таныштык. Элекке уеннарның берсе "Ватык телефонлы" уйнадык. Тыл ветераннары апалары үзләренең кечкенә чакта уйнаган уеннары турында сөйләделәр. Кыскасы, күңелле булды, вакыт бик тиз үтеп китте.