Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

«Ачык һавадагы музей яки этноишегалды»«Ачык һавадагы музей яки этноишегалды»

 
 
Районыбыз турында аномастик материаллар җыйнау максатыннан «Тарих эзләре буйлап» исемле рубрикасына кушылып үзебезнең яшәгән авыл кешеләре тормыш — көнкүреше белән таныштырырга булдык.. «Ачык һавадагы музей яки этноишегалды» исеме белән Даил Самигуллин ихатасы белән таныштык. Борынгы эш кораллары, өй эче, татар халкының бизәнү әйберләре турында фикер алыштык. Әлеге чара аша без укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш — көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, әти — әни нигезенә, гореф — гадәтләренә хөрмәт уятуны максат итеп куйдык. Бу ишегалды — хәтер хәзинәсе. Видеоязманы #кәзкәйкитапханә сылтамасы белән карый аласыз.