Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

«Кызыл чуклы ромашка Балкый ул таң нурында...»

Илебезнең  барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да катнаштылар, кулларына корал алып алгы сызыкларда сугыштылар. Аларның күбесе сугыштан кайтмады, изге җиребез өчен гомерләрен бирделәр.Герой- шагыйрь Муса Җәлил дә үлемсез җырларын  безгә калдырды.. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, М.Җәлилнең иҗат юлларын укучыларга җиткерү максатыннан китапханәдә башлангыч класс укучылары белән патриотик сәгать үткәрелде . Чара барышында укучылар язучынын шигырьләрен сөйләделәр, иҗади сугышчан юлы белән таныштылар һәм һәр укучы төсле кәгазь битләреннән кызыл ромашкалар ясадылар.