Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

Вакыйгалар үзәгендә

22 январь Кәзкәй авылы китапханәсендәТАССТ төзелүгә 100 ел уңаеннан Кадет мәктәбенең 10 -11 класс укучылары белән "Вакыйгалар үзәгендә" исемле информацион сәгать үткәрелде. Чара барышында "Гасырларга яшьтәш республикам" китап күргәзмәсенә обзор ясалды, презентация күрсәтелде.  Китапханәче ТАССР төзелү тарихы, Татарстан символлары турында сөйләде, гимн тыңладык, татар әдипләре , аларның әсәрләре белән таныштык. Татар халык милли киемнәреннән, халык уен коралларыннан төзелгән күргәзмә белән мәдәният йорты җитәкченсе И.Ахметнабиев таныштырды. Аның башкаруында мандолина, курай да татар халык көйләренә тезмә тыңладык. Чара барышында 15 кеше катнашты.