Казкеевская сельская библиотека - филиал № 14

«Театр- күңелем көзгесе»

«Театр- күңелем көзгесе» 2019 ел- Россиядә театр елы. Кәзкәй авылы китапханәсендә театр сөюче дуслар белән иҗади, җылы очрашу үткәрелде. Г.Камал театрының яшь артисткасы, авылдашыбыз Айгөл Шакурова, җирлекнең театр сәнгатенә зур өлеш керткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре М.Әһлетдинов, Ө.Әхмәтҗанов һәм үзешчән артистларыбыз кунакта булдылар. Әлеге очрашу нәкъ театрдагыча — көлдерде дә, елатты да, уйнатты да, уйлатты да.