Тюковская сельская библиотека - филиал № 13

«Әфган кайтавызы »

16.02.2020.Түке  авылы  китапханәсендә  «Әфган  кайтавызы »дигән темада кичә үткәрелде.Кичәдә зурлар,балалар 
катнашты.Әфган .Илебез тарихының әрнүле ,кайгылы бер бите.Күкләргә  тиеп утырган таулар арасында үлем белән 
күзгә_күз очрашкан язмышлар,Меңләгән үлем күргән  ,меңләгән алданган  һәм җимерелгән  хыяллар иле.
Авыр  булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз,Чөнки онытырга  хакыбыз һәм оныттырырга
ярамый.Укучылар  китапханәче сөйләве  аша ,9 ел 51 көн дәвам иткән Әфган сугышы ,аның килеп чыгу сәбәпләре
турында белделәр,Безнең  җирлектән дә 7егеткә Әфган илен ,Әфган  җирен үз күзләре белән күрергә ,анда барган
сугышта катнашырга туры килә.Шуларның  6 се туган авылыбызга исән-имин әйләнеп кайта.
Әфган сугышы -барлык милләт кешеләре өчен дә уртак,һәр шәһәр ,район,авылга кагылган аның рәхимсез җиле,