Тюковская сельская библиотека - филиал № 13

"Вакытлы матбугат -заман көзгесе"

21 октябрь көнне Түке авылы китапханәсендә  "Вакытлы матбугат -заман  көзгесе"дигән темада мәгълүмәт  көне үтте.
Максат : Газета-җурнал материалларын  укучыларга  җиткерү,кирәкле  файдалы мәгълүмәтларын   тормышта файдалану ,
яңа кайткан китаплар белән танышу."Яңа китап-яңа дус" китап күргәзмәсе төзелде.Күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.
Китап ,газета -җурналлар -кешенең хәтере ,юлдашы ,киңәшчесе,ярдәмчесе ,укытучысы.Китапханә һәр укучының  төп таяну ноктасы булып тора.Китапханәдә  бик күп мәгълүмәт ,тарихи ядкарьләр ,аң -белем тупланган.