Тюковская сельская библиотека - филиал № 13

Чишмә

Чишмә диюгә ,иң  алдан иңнәренә  көянтә-чиләкләр асып кайтучы  сылу кызлар килә.Чишмә тау астыннан көмеш күзе белән 
җирне тишеп,бик зур кыенлыклар белән саркып   чыга.Халкыбыз элек-электән  чишмәләрне карап ,чистартып  торганнар,
изге урын итеп санаганнар.Һәр чишмәнең үз тарихы,үз моңы бар.Башкорт  чишмәсе турында төрле ышанулар,легендалар
яшәп килә.19 июль көнне кече яшьтәге  балалар белән "Башкорт"чишмәсенә экологик сәяхәт  оештырылды.Балалар  чишмә суының файдасын ,чишмәнең  килеп чыгу тарихы  белән таныштылар.Балалар бу сәяхәттә  яңа тәэсирләр  алдылар,уйнап рәхәтләнеп  ял иттеләр.Табигатьтә  үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен белән таныштылар