Зубаировская сельская библиотека - филиал № 12

"Кояш системасы планеталары буенча онлайн сәяхәт"

12 апрель — Космонавтика көне! Космонавтика көне — үзләренең талантлары белән галәм тармагының бик тиз үсешенә ярдәм иткән кешеләр өчен зур бәйрәм. Очучы-космонавт һөнәреннән дә батыр һәм кыю һөнәр юк. Алар алдынды баш иеп, аларның батырлыкларына, көчләренә, акылларына сокланып, киләчәктә дә Галәм исемле иксез-чиксез океанны яулауда уңышлар телибез! Шул уңайдан Зөбәер авылы китапханәсендә укучылар белән «12 апрель — космонавтика коне» дип аталган чара уздырдык. Укучыларны беренче очучы белән таныштырдык һәм онлайн сәяхәттә булып кайттык.