Зубаировская сельская библиотека - филиал № 12

“Кайтса, сөйли алыр иде микән күргәннәрен?” хәтер кичәсе.

Зөбәер  авыл китапханәсендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 33 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды.

   1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.

   Бу истәлекле датаны ел саен билгеләп, искә алып үтәбез. 14 февраль көнне  “Кайтса, сөйли алыр иде микән күргәннәрен?”  дигән исем астында хәтер кичәсе үткәрдек. Кичә Равил Садриевның "Әфган, Әфган..." шигыре белән башланып китте. Авылдашыбыз,ил горурлыгы – Рәшит Фәрдиевны кабат искә алдык. Аның  турында хатирәләр яңартылды.  Армия сафларыннан язган хатларын укыдык. Үзе белән алып кайтырмын дип җыйган бик кадерле әйберләренә  - истәлек дипломатына күзәтү ясадык.

   Әйе, Әфган сугышы − куркыныч сүз... Аның һәр көне тарих китабына уеп-уеп язылган.