Актанышбашская сельская библиотека - филиал № 1

«Халыклар бердәмлегендә - бөек көч»

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Бу-дуслык һәм берләшү, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме. Актанышбаш авыл китапханәсендә «Халыклар бердәмлегендә - бөек көч» дигән патриотик сәгать узды. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары, шулай ук бәйрәм традицияләре, аның Россия өчен әһәмияте белән таныштырды. Чара ахырында ишеткәннәрне һәм күргәннәрне истә калдыру өчен викторина узды.