Актанышбашская сельская библиотека - филиал № 1

“Россия символлары”

1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстән торган Россия флагы күтәрелә. РФ Президентының 1994 елның 20 августындагы указы белән 22 август Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне булып билгеләнә.

Китапханәдә шушы көн уңаеннан, “Россия символлары” дигән тарихи-патриотик сәгать үтте һәм тематик күргәзмә эшләнде. Китапханәче Россиянең дәүләт символлары тарихы, флагның һәр төсе һәм аның һәр граждан тормышында әһәмияте турында сөйләде. Балалар һәр илнең өч символы барлыгы турында белделәр: герб, флаг, гимн. Чара рус символикасы белән бәйле шигырьләр уку һәм җырлар җырлау белән тәмамланды.