Центральная детская библиотека

Шәвәли һәм аның дуслары

Йоклаган – белми калган, белмәгән – йөрми калган, йөрмәгән – күрми калган, күрмәгән – көлми калган диләр. Үзәк балалар китапханәсенде узган курчак театрын күрми калучылар турында шулай дип әйтергә була. Курчак театры «ТИКО» (Театр иҗаты китапны оныттырмас) студиясенә йөрүчеләр яңа спектакль әзерләделәр Яшь артистлар спектакльне Шәүкәт Галиевка багышладылар. Шәүкәт Галиев балалар язучысы, бу исем һәркемгә таныш,әлбәттә Аның китапларын бик яратып укылар. Шигырьләрендә тырыш, ялкау, шаян, тапкыр малайлар, кызлар турында бит анда: хыялый Хәйдәрләр, кикриге шиңгән Ирекләр һәм шаккатырган Камырша, Хәлим, Сәлим, Галия, Мәрзия һәм башкаларны очратырга була. Ш.Галиев быел юбиляр да. Зурларның Хуҗа Насретдиннары, Шомбайлары булса, балаларның да Шәвәлиләре бар инде. Мәзәкче дә, дәртле дә ул – Шәвәли. Аның белән нинди әкәмәт хәлләр булганын тамашачылар күрделәр, һәм аның дуслары белән таныштылар.

Укучылар студиядә бик тырыштылар декорацияләр эзерләделәр, рольләрен өйрәнделәр. Төп геройның ролен – Шәвәлине 14 гимназиянең укучысы Ляйсән Нурутдинова уйнады.Ляйсән караучыларга Шәвәлинең үзенә генә хас сыйфатларын үзенчә кызык итеп җиткерде. Ул С. Михалковның Дядя Степасы, Белмәмеш һәм Чиполлино кебек үк малайларның һәм кызларның сердәше, яшьтәше, киңәшчесе дә була белде.

Камырша – Батырша ролен башкаручы дебютантка – Инна Чахееваның уйнавы тамашачыларга шатлык, көлке өстәде. Үз – үзенә ышанган, булдыксыз Тимерша образын балаларга дөрес итеп бирде. «Кулларын тотып карасак, мәмкин түгел танырга – эшләмәгәч,Тимершабыз әйләнген ич камырга! Бигрәк йомшак мускул бу, мускул түгел, мыскыл бу! Әй Тимерша, Тимерша, син бит хәзер – Камырша!».

«Шәвәли һәм аның дуслары» пьесасы ике телдә башкарылды. Яшь артистларыбыз – курчак йөртүчеләр, күбесе рус телле балалар, шуңа да карамастан студия укучыларыбыз оста итеп теләп уйнадылар. Башкаручыларның һәрберсенә диплом, грамота тапшырылды. Алар бу бәягә лаек. Килгән кунаклар да уйнаучыларга югары бәя бирделәр, бик кәнәгать калдылар.