Центральная детская библиотека

Һәркемгә дә газиз әни, әни сүзе – изге сүз

Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен «Әниләр көне» булып билгеләп үтелә. Быел ул 25 ноябрь көненә туры килде. Бу изге бәйрәмне зурлар да, кечкенәләр дә бик теләп үткәрәләр.

22 нче ноябрдә әниләр көненә багышланган «Иң кадерле кешем» дигән сәнгатьчә укучылар конкурсы үзәк балалар китапханәсендә искиткич матур җылы узды. Конкурста муниципаль белем бирү учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче алтынчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 – 7 нче сыйныф укучылары һәм 38нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар җир йөзендә иң ягымлы, иң кадерле кешеләребез – әниләр турында гаҗәеп матур шигырьләр укыдылар.

Әдипләр, музыкантлар, рәссамнәр аналар турында күп иҗат иткәннәр һәм итәләр. Ә, минемчә, шагыйрьләр һәм язучылар гына әниләребез турында күңелгә үтеп керерлек итеп безгә җиткерә алалар. Бу бәйрәм шуның ачык мисалы булды. Конкурста укучыларыбыз Роберт Миңнуллин, Г. Гыйльманов, Ф. Тарханова, Р. Валеева, М. Гафури һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен тырышып, бик оста итеп  тыңлаучыларга үзләренең хисләрен җиткерделәр. Җюри әгъзаларына конкурсантлар арасыннан иң – иң яхшыларын сайлап алырга кыен булды. Шулай да, оста башкаручыларны билгеләделәр: Асадулина София (1 «г» сыйныфы укучысы), Мөхәммәтшин Дамир (5«в» сыйныфы укучысы). Ә Мещанова Дана (7 сыйныфы укучысы) аерым мактауга лаек булды. Рус милләтеннән булса да, Дана татарча чиста  матур сөйләве белән күпләрне сокландырды. Иң яшь башкаручылар (38 нче балалар бакчасы) Тихонова Варвара белән Галимов Дамир иң кадерле, иң газиз кешеләребез турында үзәккә үтәрлек итеп шигырьләр сөйләделәр. Катнашучыларга дипломнар һәм төрле номинацияләрдә грамоталар тапшырылды. Бәйрәмгә килгән әти – әниләр, әбиләр, кунаклар үткәрелгән чарадан кәнәгать булып калдылар, татар телендә ешрак бәйрәмнәр үткәрегез дип тәкъдим иттеләр.