22 нче ноябрдә әниләр көненә багышланган «Иң кадерле кешем» дигән сәнгатьчә укучылар конкурсы үзәк балалар китапханәсендә искиткич матур җылы узды. Конкурста муниципаль белем бирү учреждениесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче алтынчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 – 7 нче сыйныф укучылары һәм 38нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Йоклаган – белми калган, белмәгән – йөрми калган, йөрмәгән – күрми калган, күрмәгән – көлми калган диләр. Үзәк балалар китапханәсенде узган курчак театрын күрми калучылар турында шулай дип әйтергә була. Курчак театры «ТИКО» (Театр иҗаты китапны оныттырмас) студиясенә йөрүчеләр яңа спектакль әзерләделәр Яшь артистлар спектакльне Шәүкәт Галиевка багышладылар.
Бәйрәм патшалыгы үзәк балалар китапханәсендә - монда «ТИКО» балалар студиясендә яңа курчак спектакле «Рождественка» премьерасы үтте. Ул ачыклык, тасвирлык, һәм тылсымлыгы белән әкиәт яратучылырны җәлеп итте.