“Ялкын”журналына багышланган мәгълүмати минут
2019елның мартында «Ялкын» журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан, үзәк китапханәдә “Ялкын” журналы битләре буенча мәгълүмати минут үткәрелде.Әлеге чараның кунаклары - 3нче мәктәпнең 7а сыйныфы җитәкчесе Асылгәрәева Г.В. һәм аның укучылары булды. Китапханәче укучыларга журналның тарихы турында мәгълүмат бирде, февраль аенда басылган рубрикалар («Укытучы язмалары», «Дин»,«Оялчан алма» «Кызыклы фән», «Медлайфхак» ) белән таныштырды.Укучылар татар теле укытучысы Асылгәрәева Г.В. белән иң кызыклы рубрикалардагы темалар турында әңгәмә кордылар.Әлеге журналны татар теле дәресләрен кызыклырак оештыру өчен бик яхшы өстәмә материал булып кулланырга була.