Центральная библиотека

Газиз туган телем

21февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре җитәкчелегендә 14 гимназия  укучылары  белән Халыкара туган көненә багышланган “Газиз туган телем” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Татар, башкорт һәм башка халык язучыларының тел турындагы шигырьләре укылды, аеруча, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Гөлназның « И родной тел» (Вил Казыйханов) шигырен укуы балаларның күңеленә хуш килде. Әлбәттә,татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның “И туган тел”җыры да күмәк башкарылды.Чараның икенче өлешендә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү һәм милли үзаң тәрбияләү максатыннан, викторина сораулары тәкъдим ителде. Әлеге сыйныфта төрле милләт балалары бик дус,тату яшиләр,алар бер-берсенә  игътибарлы, ярдәмчел.Минемчә,бу – әти-әниләрнең дә, гимназия мөгаллимнәренең дә тәрбия өлкәсендәге бик зур хезмәт җимеше.