Иҗади очрашу
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Кадерле дуслар! 20 февраль көнне “Нурсолтан” китабы авторы Ольга Иванова белән очрашу булачак. “Нурсолтан” – “Казан патшабикәләре” трилогиясенең беренче китабы. Трилогиянең төп геройлары – Казан ханлыгы чорының легендар хатын-кызлары. “Нурсолтан” романында 500 ел элек булган тарихи вакыйгалар, шул исәптән, сарайдагы мәкерле эшләр, кискен үзгәрешләр дөньясы искә алына. Романның нигезендә кырым ханы Миңле-Гәрәй һәм казан ханбикәсе Нурсолтан арасында булган мәхәббәт тарихы тасвирлана. Автор романны язу өчен кирәк булган мәгълүматләрне 15 ел дәвамында туплаган!