Кудашевская сельская библиотека - филиал № 16

«Нәүрүз мөбәрәкбад»

Бу күркәм бәйрәм көнне бергәләшеп күңел ачу кебек матур гадәт безнең Кодаш авылында елдан-ел киң колач ала бара. Быел да 23 март көнне яше-карты авыл мәдәният йортына җыелды. Кодаш авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм оештырды. Мәдәният йортыннан яңгыраган дәртле көйләр бар халыкны бирегә чакырып торды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Чара җырлар, биюләр, милли уеннар белән дәвам итте. Бәйрәмгә килгән олысы-кечесе боткадан авыз итте, тәмле күчтәнәчләр белән чәй эчте. Авылдашлар бәйрәмнән канәгать булып кайтып китте.