Кудашевская сельская библиотека - филиал № 16

«Сөйкемле һәм яраткан кешемә» (самым милым и любимым)

8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Кодаш авыл китапханәсендә «Сөйкемле һәм яраткан кешемә» - дип аталган иҗади остаханә оештырылды. Иң үзенчәлекле бүләк ул әлбәттә үз кулың белән эшләнгән әйбер. Шуны күз уңында тотып, биредәгеләр китапханәче белән берлектә, агач тактасына үзләре ошатып сайлап алган рәсемне ут төрткеч аппараты белән көйдереп ясадылар. Һәркем үз бүләген чын куңелдән тырышып төшерде. Әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.