Кудашевская сельская библиотека - филиал № 16

«Тормыш чәчәге син – хатын-кыз» (Женщина - ты цветок жизни)

8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кодаш авыл китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә, авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен «Тормыш чәчәге син – хатын-кыз» дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Кичәдә гүзәл затларга үзешчән сәнгать коллективыннан моңлы җырлар, эчтәлекле шигырьләр, шаян биюләр, котлаулар җиткерелде. Бәйрәм лотереясы концертны тагын да җанландырды. Шулай ук мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен фотозона эшләде. Чараны бәйрәм дискотекасы дәвам итте.