Кудашевская сельская библиотека - филиал № 16

«Ягез әле, егетләр»

Кодаш авыл мәдәният йортында китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» бәйгесен күңелле стартлар рәвешендә оештырды. Авылыбыз яшьләре 2 командага «Патриот» һәм  «Защитники России» бүленеп, көчләрен сынадылар. Кыршау әйләндереп йөгерү, бер юлы 3 пар аяк бәйләп йөгерү, бәйле күз белән мина эзләү һәм тагын бик күп кызыклы уеннарда яшьләр сынатмадылар. Үзләрен җитез, уңган, акыллы, шаян итеп таныттылар. Егетләр өчен иң ошаганы яшь баланы киендерү, ягъни башлык, шугыч, элпә, памперс ә азактан биләүгә төрү булгандыр. Ярыш ахырында дуслык җиңде һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Күңелле бәйгене бәйрәм дискотекасы дәвам итте.