«Бөтендөнья Рәхмәт көне»
Бөтендөнья Рәхмәт көне кысаларында Кодаш авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен «11 гыйнвар - Бөтендөнья Рәхмәт көне» дип исемләнгән әдәплелек дәресе үтте. Чара матур һәм ягымлы сүзләрдән башланды. Дәрес барышында игелек, үзара ярдәм кебек матур гадәтләр турында әңгамә корылды.