Центральная детская библиотека

«Барлык китап сөючеләр өчен ишекләребез ачык» (0+)

27 май көнне Үзәк балалар китапханәсе олысын да, кечесен дә «Барлык китап сөючеләр өчен ишекләребез ачык» дип исемләнгән Ачык ишекләр көненә чакырды.

Китапханәгә килүчеләрне бу көнне бик бай программа көтте. Абонементта балалар һәм олылар өчен «Китап фримаркеты» исемле китап киштәсе урнаштырылды. Төрле яшьтәге укучылар үзләренә ошаган китапларны бик теләп карады һәм өйдәге китапханәләре өчен сайлап алды, шул ук вакытта үзләреннән дә китапханәгә бүләк итеп китаплар алып килде.

Китап укучыларның кызыксынуларын ачыклау һәм укуны алга җибәрү максатында, «Иң яхшы китап: укучылар сайлавы» әдәби акциясе үткәрелде. Яхшы китап һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә, күңелдә нинди дә булса хисләр уята. Акция вакытында китапханәбез укучылары күңелләренә хуш килгән китапларны сайлап алып, китап күргәзмәсе ясады. «Сезнең сүз, эрудит» шанс-викторинасында катнашучылар белемнең төрле өлкәләренә караган сорауларга җавап эзләде. «Без әкияттән – син безне беләсең, искә төшерсәң – җавап табарсың» әдәби табышмакларда катнашып, балалар китап иллюстрацияләре буенча әсәрнең авторын һәм китапның исемен атарга тиеш булды.

Уку залына мәктәпкәчә яшьтәге балалар җыелды. Булачак беренче сыйныфлылар өчен «Мәктәп букчасын тутырыр вакыт» исемле әдәби бәйрәм оештырылды. Яшь китап сөючеләр уку, математика һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә булды, анда сорауларга җавап бирде, төрле биремнәр үтәде. Тәнәфес вакытында исә балалар Белмәмеш белән бергә күңелле уеннар уйнады. Китапханәгә килгән барлык кечкенә китап сөючеләр балалар язучылары әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карады, өстәл уеннары уйнады.

Олылар һәм балалар өчен китапханәләр сайты белән эшләү буенча «Китапханә гасыр белән бергә атлый» исемле мастер-класс уздырылды. Аларга библиотека-челны.рф сайтының тормышта кулланылыштагы файдасы күрсәтелде, китапларны куллану вакытын озынайту, яңа китаплар һәм китапханәләрдә узачак чаралар афишасы белән танышу мөмкинлекләре каралды.

Теләге булганнар, китапханәгә изге теләкләрен язып, «Яраткан китапханәңне тәбрик ит» исемле стена газетасына беркетә барды. Китапханәдә бәйрәм уңаеннан матур һәм кызыклы тематик китап күргәзмәләре урнаштырылган иде.