Центральная детская библиотека

«Илемнең гореф-гадәтләре – гаиләм гореф-гадәтләре» иҗат бәйге-фестиваленә йомгак ясалды (6+)

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Үзәк балалар китапханәсендә 20 гыйнвардан 3 мартка кадәр «Илемнең гореф-гадәтләре – гаиләм гореф-гадәтләре» балалар һәм яшүсмерләр иҗат бәйге-фестивале узды. 
Бәйгедә катнашу өчен 7 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар чакырылды. 
Бәйгегә эшләр дүрт номинация буенча кабул ителде:
- «Классик эссе» - инша;
- «АРТ эссе» - рәсемнәр;
- «Фото эссе» - фотолар;
- «Видео-эссе» - анимацияләр, видео, презентацияләр.
Һәр номинациядә катнашучылар тарафыннан түбәндәге тематик юнәлешләрнең берсе кулланылды:
- «Гаилә гореф-гадәтләре тартмачыгы» - милли ризыклар, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында;
- «Ата-бабалар сәнгате» - халык кәсепләре һәм һөнәрләре турында;
- «Минем нәсел - минем горурлык» - гаилә, фамилия тарихы, шәҗәрә агачы. 
Эшләрнең күптөрлелеге шәһәребездә нинди иҗади балалар һәм тату гаиләләр яшәвен күрсәтте. Барлык катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен бәйгегә җитди, иҗади карашы һәм тәкъдим ителгән эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!