Центральная детская библиотека

«Йөрәкле бүләкләр» мастер-классы (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә «Йөрәкле бүләкләр» мастер-классы узды. Укучылар Гашыйклар көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләгәнне игътибар белән тыңлады, «Әкият персонажларының парын тап» интерактив уенында катнашты. «Чын күңелдән ясалган открытка» дигән мультимедиалы презентациясе аша балалар иң борынгы, иң затлы открыткалар һәм төрле техникада ясалган эшләнмә открыткалар турында мәгълүмат алды, «Бәхетле йөрәк» эстафетасында бик теләп катнашты.

Балалар белән бергә кул эшләнмәләре ясау өчен, алдан ук фетрдан йөрәк формасы, шулай ук тегү өчен энә белән җеп, сәйләннәр һәм төрле бизәгечләр әзерләп куелды.  

Укучылар кул эшләнмәсен бик мавыгып, фантазияләрен эшкә җигеп башкарды һәм үз эшләреннән бик канәгать калды. Балаларның һәрберсе гаҗәеп кул эшләнмәсе ясады һәм аны бик шатланып өенә алып кайтып китте.