Центральная детская библиотека

«Вебландия – виртуаль балалар дөньясы»: Web-сәяхәт (6+)

Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, 4 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Вебландия – виртуаль балалар дөньясы» дип исемләнгән Web-сәяхәт узды.

Балалар иң яхшы танып белү сайты «Вебландия» белән танышты. Аның битләренә керделәр, мөмкинлекләре турында видеоязма карадылар, сайттагы иң яхшы тематик бүлекләр һәм иң кызыклы, файдалы мәгълүматка юл күрсәткечләр белән таныштылар. Укучылар интернетны куллану кагыйдәләре, интернет белән бәйле төшенчәләрне белде. Чара барышында балалар Интернетта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, анда сагалап торучы төрле куркынычлардан тиешле саклану чаралары турында тулырак мәгълүмат алды. Балалар, «Интернетта куркынычсыз эшләү турында мин нәрсә беләм» викторинасы сорауларына җавап биреп, Интернет челтәрендә үзеңне дөрес тотуның төп кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен һәм Интернетны грамоталы һәм куркынычсыз куллану күнекмәләре булуын күрсәттеләр.

«Интернетта ялганчы җинаятьчеләрдән сак бул!» һәм «Интернетта күңел ачу чаралары һәм куркынычсызлык» видеоязмаларын карадылар. Чара азагында балаларга катыргы кәгазьдә тиешле баганаларга дөрес һәм хаталы фикерләрне урнаштырырга тәкъдим ителде. Чара җанлы рухта үтте, укучылар актив һәм зур кызыксыну белән катнашты.