Центральная детская библиотека

Эшче һөнәрләргә багышланган интерактив уен (6+)

9 сентябрь, эшче һөнәрләрне популярлаштыру көнендә, «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләр күптөрле» исемле интерактив уен үткәрде.

Балалар һөнәрләр дөньясына юл тотты. Аларны анда берничә раундтан торган уен-ярыш көтеп торды. Укучылар командаларга бүленеп, чират буенча категорияләр һәм баллар сайлады. Балл зуррак булган саен, сорау да катлаулырак. Уен барышында балаларга «Капчыктагы сораулар», «Әдәби геройларның һөнәрләре», «Чәчәк-аукцион», «Ребуслар» бәйгеләрендә ярышырга туры килде. Балалар кайбер һөнәрләр аларга таныш булмавына да карамастан, сорауларга бик теләп һәм азарт белән җавап бирде. Гомумән, укучылар төрле һөнәрләр турындагы белемнәрен тирәнәйтте һәм һәр һөнәр үзенчә әһәмиятле, һәрберсен хөрмәт итәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә ясады.