Центральная детская библиотека

«Балачак – ул уен-көлке һәм шатлык-куанычлар» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 1 июненнән 15 июленә кадәр 3 яшьтән алып 12 яшькәчә балаларны  «Балачак – ул уен-көлке һәм шатлык-куанычлар» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
- «Яраткан шигырь»;
- «Рәсем».
Теләге булганнар бәйгедә катнашу өчен гариза,  рус, татар һәм башка телләрдә теләсә кайсы шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырен укыганның видеоязмасын, теләсә кайсы форматта һәм теләсә кайсы сәнгать техникасында башкарылган рәсемнәрне 2021 елның 15 июленә кадәр китапханәнең biblio_cdb@mail.ru электрон адресына җибәрә яки Тынычлык пр., 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15 йорты) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсенә тапшыра ала. 

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.