Городская библиотека - филиал № 6

«Галәм киңлекләренең зурлыгы» Кичә-портрет (12+)

21 март көнне 6 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен Д.И.Менделеевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Галәм киңлекләренең зурлыгы» исемле кичә-портрет уздырды.

Электрон презентация ярдәмендә балалар элементларның периодик таблицасын булдырган бөек рус галиме Дмитрий Менделеевның әле тагын Россия нефть сәнәгатенә нигез салучы да икәнлеген белде. Чарада тәкъдим ителгән портретлар галереясы галимнең гаилә даирәсе белән таныштырды, Алабуга сәүдәгәре Петр Ушаков белән дуслыгын күрсәтте. Чара барышында укучылар галим тормышындагы күп кенә кызыклы фактларны белде, ә «Химик элементлар парады» исемле викторинада катнашып, алган белемнәрен ныгытты. «Русский да Винчи» документаль фильмыннан өзек Д.И.Менделеевның тормыш юлын һәм фәнни эшчәнлеген ачып салды. «Бөек галим» дип исемләнгән китап һәм иллюстрацияләр күргәзмәсе Дмитрий Менделеев турындагы басмаларны тәкъдим итте.