Городская библиотека - филиал № 6

«Минем шәһәрем – минем тарих» викторинасы (6+)

27 август көнне 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре 29 нчы микрорайонда яшәүчеләр өчен оештырылган «Күршеләр көне» бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты. Ул шәһәребезнең 90 еллыгына багышланды һәм «Московский» җирле иҗтимагый үзидарәсе инициативасы белән оештырылды. 

Балалар һәм өлкәннәр өчен «Минем шәһәрем – минем тарих» викторинасы һәм «Экологик ассорти» лотосы тәкъдим ителде. Катнашучылар сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште, нәтиҗәдә араларында шәһәр тарихын яхшы белүчеләр ачыкланды. 

Чарага килүчеләрдә аеруча «Чаллым минем» китап күргәзмәсе кызыксыну уятты. Бәйрәм барышында «Китап барысы өчен дә» буккроссинг акциясе уздырылды. Анда катнашучылар китаплар белән таныша, ошаганнарын өйләренә ала һәм үзләре укыган китапларны тәкъдим итә алды.