Городская библиотека - филиал № 5

«…Халык аны үз шагыйре итеп таныды» Әдәби кунакханә (16+)

25 апрельдә 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентларын «…Халык аны үз шагыйре итеп таныды» исемле әдәби кунакханәгә чакырды. Алар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗат дөньясына чумды.

Шагыйрьне аңлар өчен, аның туган ягында булырга кирәк, диләр. Кунакханәгә килүчеләр слайд-презентация ярдәмендә Кырлай якларына виртуаль сәяхәт итте, аның кечкенә Апуштан бөек Тукайны үстергән мул җирлегендә, истәлекле урыннарында, яңа заман милли шигъриятенә нигез салучы хөрмәтенә оештырылган музейда булды. Укучылар Тукай иҗатында халык темасы аерым урын алып торуы турында белде. Җәберләнгәннәрнең тормышы, хатын-кыз язмышы, Казан завод-фабрикалары эшчеләренең авыр хезмәте, Ватан язмышы... Чара өчен китапханә хезмәткәрләре халкыбызның күренекле шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән бәйле материаллар әзерләгән иде.

Кунакханәдә очрашу вакытында балалар үзләре дә «Туган тел», «Мәхәббәт», «Китмибез», «Пушкинга», «Китап», «Театр» кебек шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.