Городская библиотека - филиал № 5

«Китап патшалыгына сәяхәт» (0+)

19 апрель көнне 5 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап патшалыгына сәяхәт» дип аталган экскурсия уздырды.

Балаларны китапханә белән таныштырдылар, аның залларын, рус һәм татар телендәге балалар китаплары һәм матур журналларны күрсәттеләр. Нәниләр кызыклы китапны тиз һәм җиңел генә эзләп табып укыр өчен китап киштәсендә һәр китапның үз урыны барлыгы турында белде. Китапханәче балаларга китаптан файдалану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирде, «Колобок», «Курочка ряба», «Репка», «Доктор Айболит» әкиятләре турында табышмаклар әйтте. Балалар бердәм рәвештә табышмакларны чиште, кыска шигырьләр тыңлады. Экскурсия азагында балалар үзләренә ошаган китапларны, матур рәсемле журналларны карады. Китапханәбез нәниләр күңеленә хуш килде, китапханәгә язылырга һәм ошаган китапларны өйгә алып кайтыр өчен киләсе очрашуга әти-әниләре белән бергә килергә дип сүз биреп кайтып киттеләр.