Городская библиотека - филиал № 5

Матур мультфильмнар дөньясы (6+)

17 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә «Матур мультфильмнар дөньясы» дигән танып белү сәгате үтте.

Яшь китап сөючеләр мультипликациянең барлыкка килү тарихы белән танышты, «Союзмультфильм» мультипликацион студиясе ничек оешуы турында белде. Бу киностудия мультфильмнары бөтен бер буын өчен генә классика булып калмый, ә иң яхшы мультипликацион фильмнар исемлегендә беренче урыннарны яулый.

Китапханәче төрле техникаларда эшләүче данлыклы заманча анимация остасы Константин Бронзит турында сөйләде. Ул «Алеша-Попович и Тугарин-змей», «На краю земли» кебек танылган мультфильмнарны төшерүче. Балалар аның «Гора самоцветов» циклыннан «Кот и Лиса» мультфильмын карады, аннан соң «Музыкаль мульпарад» уенында катнашты, анда үзләренә таныш мультфильмнардан балалар җырларын белде.