Городская библиотека - филиал № 5

«Берсеннән-берсе төрле, әмма шул ук вакытта охшаш!»: мәгълүмат сәгате (6+)

16 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре  «Берсеннән-берсе төрле, әмма шул ук вакытта охшаш!» дигән мәгълүмат сәгате уздырды.

Китапханәче балаларга дөньяның күп кенә илләрендә яшәүчеләр бу көнне Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүе турында сөйләде, әлеге көннең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, толерантлы булу, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында белде. 

Чара барышында «Төрле ил халыкларының сәламләүләре» уены үткәрелде. Уен формасында «мәхәббәт», «гафу итү», «сабырлык» төшенчәләре каралды. Балалар төрле илләрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Тәкъдим ителгән карточкалардан мәкаль һәм әйтемнәрне җыйдылар, тылсымлы сүзләр турында табышмаклар чиштеләр, тасвирлаган буенча милли ризыкларны таныдылар. 
Халыкара толерантлык көне җылы һәм үзара ихтирамлылык рухында узды.