Городская библиотека - филиал № 5

«Саумы, Көз!»: бәйге-уен программасы (6+)

7 һәм 11 октябрьдә 5 нче санлы китапханәдә «Саумы, Көз!» бәйге-уен программасы узды.

Китапханәче яшь китап сөючеләргә елның иң матур фасылларының берсе - көз, борынгылар әйткәнчә, көзге айлар турында сөйләде. Балалар зур мавыгу белән тәкъдим ителгән уеннарны уйнады. «Агачлар» викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр, ә һәр дөрес җавап өчен конфет алдылар. «Кәрҗиндә нәрсә бар?» уены бик күңелле узды. Балалар, күзләрен бәйләп, кәрҗиндәге яшелчә яки җиләк-җимешне куллары белән тотып танырга тырышты. «Уңышны җый» эстафетасы да бик кызыклы узды, анда балалар үзләренең җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Көз турында шигырь һәм җырларны бик теләп тыңладылар. «Төсләргә бай көз» күргәзмәсе катнашучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте, анда әлеге ел фасылы турында шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр тупланган китаплар тәкъдим ителде. 

Чара азагында барлык балалар да татлы күчтәнәчләр алды.