Городская библиотека - филиал № 5

«Үкенмим, чакырмыйм, еламыйм» әдәби кунакханәсе (18+)

1 октябрь көнне 5 нче санлы китапханә «Үкенмим, чакырмыйм, еламыйм» дип аталган әдәби кунакханә оештырды.  Кунакханәгә өлкән буын китап укучылар җыелды. Аларга агымдагы елда 125 еллыгы бәйрәм ителүче шагыйрь Сергей Есенинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.

Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шагыйрьнең иң танылган шигырьләреннән өзекләр укылды. Чарада яңгыраган аның шигырьләренә язылган музыкаль әсәрләр Есенин иҗатын сөючеләрнең күңелләренә үтеп керде. Кунакханәдә җылы рухта «Гой, ты Русь моя родная», «Низкий дом с голубыми ставнями», «Сыплет черемуха снегом», «Отговорила роща золотая», «Я покинул родимый дом», «Свищет ветер, серебряный ветер», «Белая береза» һ.б. юллары яңгырады. Чара ахырында укылган «Не жалею, не зову, не плачу» шигыре беркемне дә битараф калдырмады. Кунакларга Сергей Есенин юбилеена әзерләнгән «Шигырьләрем, тормышымны җырлагыз...» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.