Городская библиотека - филиал № 3

«В.Бианканың танылган китаплары буенча» Уен-сәяхәт (6+)

26 февральдә 3 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «В.Бианканың танылган китаплары буенча» исемле уен-сәяхәт уздырды. Ул язучының тууына 125 ел тулуга багышланды.

Балалар табигать сөюче күренекле язучы Виталий Бианканың тормыш юлы белән танышты. Укучылар язучының кечкенәдән үк туган ягы табигате белән кызыксынуы, әйләнә-тирә мохитенең дә аны шуңа этәрүе турында белде. Китаплар яза башлаганчы, Бианка биолог буларак, күп сәяхәт итә, илебезнең төрле почмакларында була.

Чара барышында балалар да сәяхәт кылды. Өч командага бүленеп, алар «Кем икәнен бел», «Кемнең борыны шәбрәк?», «Кошларны таны» кебек бәйгеләрдә катнашты. «Әдәби лото», «Көтелмәгән очрашу» уеннарында уйнады, табышмак һәм ребуслар чиште.

Соңгы бирем буенча укучылар Бианка хикәяләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәтте. Уен бик матур, хәрәкәтчән килеп чыкты, балалар исә язучының әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте.

Чара «Как муравьишка домой спешил» мультфильмын карау белән тәмамланды.